tatruen
«ХАЛКЫМ МИНЕМ– 2014» Иҗат фестивале

«ХАЛКЫМ МИНЕМ– 2014» Иҗат фестивале

«ХАЛКЫМ МИНЕМ– 2014»
Иҗат фестиваленең
ШАРТНАМӘСЕ

Сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Похвистнево районында «Халкым минем -2014» иҗат бәйгесе уздырыла.

Фестивальнең темасы: “Татар халык театры”

Фестивальне оештыручылар:

  • Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты
  • Бөтенроссия татар авыллары оешмасы
  • Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы

Фестивальдә татар авылыннан мәктәп укучылары һәм авыл иҗади төркемнәре катнаша ала. Конкурс ике номинациядә үтәчәк.

  1. Мәктәп яшендәге балалар сәхнәсе.
  2. Авыл иҗади төркемнәренең чыгышы.

Һәр төркем 10 минутлык татар халык әсәрен, әкиятен сәхнәләштерелгән күренеш белән чыгыш ясарга тиеш.

Һәр төркемдә җиңгән башкаручылар «Халкым минем » бәйгесе лауреаты исеменә лаек була.

Бәйге 2014 елның март аенда  Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы Мәдәният йортында үткәрелә.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 25.02.14 кадәр язмача тәртиптә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылы

Белешмә өчен телефон: 8-370-61763, эл.адрес: [email protected]