tatruen
Баш бит / Конгресс турында / БТК каршындагы иҗтимагый оешмалар / Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе
Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе Русия төбәкләре һәм чит илләрдә яшәүче татар эшмәкәрләре теләген искә алып, 2009 елның декабрендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты карары белән гамәлгә куела.

Ассоциация Русия төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдәге татар общиналарының эшлекле даирәсе белән күпкырлы хезмәттәшлекне үстерү максатыннан оешты. Ул төрле төбәкләрдәге  татар эшмәкәрәләренең эшчәнлеген кооординацияли. Икътисад, фән һәм мәдәният өлкәсендә Татарстан Республикасының дәүләт органнары белән хезмәттәшлек урнаштыру  – оешманың мөһим юнәлешләренең берсе булып тора.

Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе татар эшмәкәрләрен Татарстанга җәлеп итү өчен шартлар тудыра, ассоциация әгъзаларына проектлар әзерләү һәм тормышка ашыруда булыша, үз эшләрен башлаган эшмәкәрләргә идарә итү өлкәсендә алдынгы технологияләрне кертүне җайга салуда ярдәмләшә.

Фотосурәтләр:

Элемтә өчен мәгълүмат:

Рәисе – Саттаров Нурулла Гарифулла улы (Төмән өлкәсе, Төмән шәһәре)

Башкарма директоры – Уразаев Фәрит Язкәр улы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре)

Идарә әгъзалары:

Насыров Ринат Хәмзә улы (Төмән шәһәре, Төмән өлкәсе)

Ганеев Эдуард Әнвәр улы (Саратов шәһәре, Саратов өлкәсе)

Адрес: 420061, Татарстан Республикасы, Казан, Н.Ершов ур., 1. «Корстон» дәүләт сәүдә-күңел ачу үзәге, Бизнес-Үзәк, 677 нче офис

Тел/факс: (843) 279–34–97

Моб: 89063277126

e-mail: [email protected]

Оешманың рәсми сайты: